16+

Алинә Заһитова спорттан китә, телевидениедә тапшыру алып барачак

Ниһаять, спортчы телевидениене сайлаган.

Алинә Заһитова спорттан китә, телевидениедә тапшыру алып барачак

Ниһаять, спортчы телевидениене сайлаган.

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Беренче канал оештырган “Ледниковый период” тапшыруын алып барачак, дип яза Sport24. 
Бу уңайдан сөйләшүләр күптән алып барылган, чөнки Алинә алга таба карьерасын дәвам итү мәсьәләсе буенча төгәл карарга килә алмаган. Ниһаять, спортчы телевидениене сайлаган. Алинә ил чемпионаты алдыннан узачак Россия кубогы этапларында катнашмаячак. Чыганак хәбәр иткәнчә, Алинә шоуда катнашуын раслаган. «Ледниковый период»ның төп алып баручысы Олимпия чемпионы Алексей Ягудин булачак.

Әле шушы көннәрдә генә Алинә татарстанлыларны ТАССРның 100 еллыгы белән котлаган иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading