16+

Алинә Заһитова Япониядә чираттагы уңышына иреште

Ләкин аның яңа көндәше пәйда булган...

Алинә Заһитова Япониядә чираттагы уңышына иреште

Ләкин аның яңа көндәше пәйда булган...

Россиянең фигуралы шуу осталары Александра Трусова һәм Алинә Заһитова Европа командасына Япониянең тимераякта шуу спорты федерациясе тарафыннан оештырылган Japan Open ярышында җиңү яуларга булышты. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Турнир команда ярышлары итеп үткәрелә. Европа, Төньяк Америка һәм Япония җыелма командаларына ике ялгыз кыз һәм ике ялгыз егет чакырыла. Алар бары тик ирекле программалар белән генә чыгыш ясый. Аларның нәтиҗәләре команда очколары өчен дә бергә кушыла.
Олимпия чемпионы Алинә Заһитова, япон кызы Рика Кихираны (144,76) 10 баллга диярлек узып, 154,41 балл җыйды.

15 яшьлек Александра Трусова исә бөтенесен шаккаттыра. Ул моңарчы бер спортчы эшли алмаган алым ясый һәм иң зур балл  (160,53) җыя. 
Ярыш нәтиҗәләре буенча Европа командасы 614,73 балл, Япония командасы - 602,16, Төньяк Америка командасы - 593,42 балл җыйган
 

фото - zen.yandex.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Мөһим

loading