16+

Алия Исрафиловага студентлары: “Иртәгә сугыш башланса, бүген безнең укып йөрүдән нинди мәгънә соң?”

Журналистика факультетында белем бирүче җырчы Алия Исрафилова кичәге яңалыклар турында фикере белән уртаклашты.

Журналистика факультетында белем бирүче җырчы Алия Исрафилова кичәге яңалыклар турында фикере белән уртаклашты.

“Бүген лекция укырга авыр булды, әйтергә кирәк чынын. Студентлар соңгы хәбәрләр аркасында, бик таркау һәм кәефсез булдылар. Берни булмаган кебек, аларның төшенке кәефен күрмәмешкә салыша алмадым. Ачыктан ачык сөйләшеп алдык. “Иртәгә сугыш башланса, бүген безнең укып йөрүдән нинди мәгънә соң?” - дигән сорау яңгырады. Барыбер үләбез, хәзер тыпырчынып, ни файда, дигән кебек булып чыга бит инде.

Яшьләрне дә аңлыйм. Ләкин, күңел төшенкелегенә бирелеп, кул кушырып утырудан да файда юк. Ах, кайда бара бу дөнья, дигән ах-вахлардан да файда юк. Урамга чыгып, плакат күтәреп йөрүләрнең дә мәгънәсен күрмим, әлегә. Ничек кенә булмасын, мин шәхсән, тормыштан зарланырга куркам. Чөнки, әз генә ризасызлык күрсәтеп, зарлана башлауга, элек хәлләр әйбәт булган икән, ә хәзер точно мөшкелләнде, диярлек вакыйгалар була башлый.

Хәзер дә бит, уены-чыны белән бергә, “безгә ковидны кайтарыгыз” дигән сүзләр яңгырый. Ә бит пандемия вакытында күпме зарлану булды, хәзер ул хәлләр чәчәк кенә булган икән әле, дибез. Шуңа күрә, бик шомлы, куркыныч заманалар булса да, зарланып, төшенкелеккә биреләсем килми. Булганына шөкер кылып, яхшыга өметләнеп яшисем килә. Гаиләләребезне зур афәтләр урап узсын, тормышларыбыз имин булсын”, - дип язган Алия Исрафилова.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading