16+

Алла Пугачеваның Татарстандагы туганнары кайда яши?

«Россия 1» каналының «Прямой эфир» программасында Алла Пугачеваның Татарстанда яшәп ята торган торган туганнары турында сюжет күрсәткәннәр.

«Россия 1» каналының «Прямой эфир» программасында Алла Пугачеваның Татарстанда яшәп ята торган торган туганнары турында сюжет күрсәткәннәр.

Примадоннаның бертуганының улы Владның хатыны Гүзәл исемле. Гүзәлнең күпсанлы туганнары зур булмаган Кулушево авылында яшиләр икән (интернетта Кулушево авылы Тукай районында дип күрсәтә).Влад Пугачев өчен авылда зур табын әзерләгәннәр. Алла Пугачеваның племяннигы берара «Мин, мөгаен, монда яшәргә калырмын!» дип тә әйткән. 
Билгеле булганча, атаклы җырчының племяннигы берничә ел элек гади авыл бухгалтеры Гүзәлне кияүгә алган иде. Аларның кызлары бар, исемен, җырчы хөрмәтенә, Алла дип кушканнар. Влад гаиләсе белән Кулушево авылында сирәк була, әмма аның һәр кайтуын хатынының туганнары бәйрәмгә әверелдерә. Аларның әйтүенчә, атаклы кияүләре аларны бөтен районга таныткан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading