Киров өлкәсе губернаторы Игорь Васильев янгында зыян күрүчеләргә матди ярдәм вәгъдә итә, балалар һәм аларның опекунын җирләү эшләренә шәһәр администрациясе булышачак, диелә бу хәбәрдә.
Киров матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, янгын чыккан фатирда җиде кеше яшәгән. Бу — 48 яшьлек хатын, аның 14 яшьлек кызы һәм биш оныгы. Олырак ике бала котыла алган, алар хәзер хастаханәдә. Якын көннәрдә аларның туганнарын эзләп табарга җыеналар.
Опека органнары бу гаиләгә 11 февральдә килгән. Алар фатирда, гадәттәгечә, тәртип һәм чисталык булуын, балаларның тәрбияләнгәнлеген, ашарга ризыклары булуын билгеләгән. Мәрхүмә хатын бөтен вазифаларын намус белән үтәгән, диелә бу хәбәрдә.
Комментарийлар