16+

Алтайдагы юл һәлакәтендә Татарстан галимәсе һәлак булган

Алтайда 31 июльдә туристлар утырган автобус юл-транспорт һәлакәтенә очрый. Казаннан ял итәргә килгән филология фәннәре докторы, профессор Ләйсән Абдулхакова һәлак булган.

Алтайда 31 июльдә туристлар утырган автобус юл-транспорт һәлакәтенә очрый. Казаннан ял итәргә килгән филология фәннәре докторы, профессор Ләйсән Абдулхакова һәлак булган.

Ул – Казан университетының филология факультетының элеккеге деканы, профессор Диләрә Тумашеваның кызы, икътисад факультетының элеккеге доценты Айдар Тумашевның сеңлесе, дип яза "Татар Информ". 

Юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан микроавтобус Татарстан, Самара һәм Мәскәү өлкәләреннән ял итәргә килгән туристларны ташыган.
 Чемал авылы янындагы трассада 20 турист, шул исәптән ике бала утырган Mercedes-Benz микроавтобусы белән HINO Ranger ассенизатор автомобиле бәрелешкән.

Алтай Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 55 яшьлек HINO йөк машинасы йөртүчесе каршы як полосага чыгып, микроавтобус белән бәрелешә. Микроавтобус Татарстаннан, Самара һәм Мәскәү өлкәләреннән Таулы Алтайга ял итәргә килгән туристларны ташыган. Салонда барлыгы 20 кеше: шофер, гид һәм 18 турист, шул исәптән ике бала була. Туристлар төркеменең Чичкыш шарлавыгына экскурсиягә барулары була. 

Юл-транспорт һәлакәтендә микроавтобус пассажиры Казаннан ял итәргә килгән филология фәннәре докторы, профессор Ләйсән Абдулхакова һәлак була.

«Комсомольская правда» хәбәр итүенчә, HINO йөк машинасы йөртүчесе шок хәлендә һәм берни дә аңлата алмый. Юл һәлакәтен хокук саклау органнары тикшерә. Алтай Республикасы Прокуратурасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында кешенең үлеменә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. 

Микроавтобус, попавший в ДТП, перевозил туристов из Татарстана, Самарской и Московской областей

Микроавтобус, попавший в ДТП, перевозил туристов из Татарстана, Самарской и Московской областей
Микроавтобус, попавший в ДТП, перевозил туристов из Татарстана, Самарской и Московской областей

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урыны ожмахта булсын

    Мөһим

    loading