16+

Ана капиталыннан акчаны ай саен алып буламы?

Аз керемле гаиләләр ана капиталыннан ай саен акча алу хокукына ия. Бер айга яшәү минимумына тиң сумма түләнелә. Әмма моның өчен бер шарт бар-гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем күләме төбәктә эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан 2 тапкыр артмаска тиеш.

Түләүне алу өчен гариза бирергә кирәк. Моны Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәте яки әлеге ведомство сайты аша, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә эшләргә мөмкин.

Түләү өчен бала туганнан соң өч ел дәвамында теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Түләү башта бер елга билгеләнә, әгәр гаилә ана капиталын шул рәвешле тотарга тели икән, яңадан гариза бирергә кирәк булачак.

Россия Пенсия фонды гариза бирүче һәм аның гаилә әгъзаларының керемнәре турында мәгълүмат җыя. Күпчелек гаиләләрнең табышлары турында белешмә җыярга кирәк түгел. Әгәр ата-аналарның берсе хәрби, коткаручы, полицейский яки башка көч ведомстволары хезмәткәрләренә, шулай ук гаиләдә стипендия, грантлар һәм фәнни яки уку йортының башка түләүләренә ия булучыларга керемнәрен расларга кирәк булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading