16+

Ана кеше улын да, үзен дә агулап үтергән

Восточный бистәсендә яшәүче ана баштан улын агулаган, аннан үзе агу эчеп үлгән.

Восточный бистәсендә яшәүче ана баштан улын агулаган, аннан үзе агу эчеп үлгән.

72 яшьлек пенсиоер үзенең 51 яшьлек улы белән бер бүлмәле фатирда яшәгән. Пенсиягә кадәр ана кеше җыештыручы, ә улы төзүче булып эшләгән. Әмма моннан 10 ел чамасы элек ир кеше эштә җитди баш җәрәһәте алган һәм тернәкләнә алмаган. 

Әни кеше, үзе үлеп киткәч, акылга зәгыйфь улы ялгызы гына яши алмаудан куркып, аны агулаган. Соңыннан үзе дә дөнья белән хушлашкан. 

... Җомга көн пенсионер ханым энесенә шалтыратып, килүен үтенгән. Энесе килгәндә ана да, улы да үлгән булган һәм хәтта туганнарына, полиция хезмәткәрләренә хатлар язып калдырган. Алай гына да түгел, мәет җирләү белән шөгыльләнә торган оешмаларның контактларын да күрсәткән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading