16+

Җанатарлар фестиваленә 2-3 сәгать алдан кил!

Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы матчлары расписаниесендә Корея-Германия командалары очрашуы 27 июньдә уза. “Казан-Арена” футбол стадионында 30 июньдә 1/8 финалы матчы үткәрелә, ә 6 июльдә- ярымфинал.

Җанатарлар фестиваленә 2-3 сәгать алдан кил!

Футбол буенча дөнья чемпионатының Казандагы матчлары расписаниесендә Корея-Германия командалары очрашуы 27 июньдә уза. “Казан-Арена” футбол стадионында 30 июньдә 1/8 финалы матчы үткәрелә, ә 6 июльдә- ярымфинал.

“Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда футбол матчлары булган көннәрдә “Җанатарлар фестивале” оештырыла. Фестиваль мәйданының 29 июньдә һәм 5, 8, 9, 12, 13 июльләрдә - ял көннәре ягъни мәйдан ябык. Фан-фест 15 июльдә үз эшчәнлеген тәмамлый.

ФИФА җанатарлары фестивален казанлылар һәм туристлар бик ошатты. Алты көндә фестивальгә 221 900 кеше килгән.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” коммерциячел булмаган автоном оешмасы “Җанатарлар фестивале”нә кагылышлы кагыйдәләрне һәм тәртипләрне истә тотарга чакыра.
“Казан” гаилә үзәге каршындагы “Җанатарлар фестивале” мәйданы футбол матчы башланырга 2 сәгать алдан ачыла. Фестивальгә 2-3 сәгать алданрак килү яхшы. Капкалар аша узганда җанатарлар-тамашачылар һәм аларның сумкалары тикшерелә. Бу гамәл иминлекне тәэмин итү максатында үткәрелә, шунлыктан, тикшерүләргә сабырлык күрсәтү зарур.
Үзең белән кулчатыр, штатив, селфи-таяк, азык-төлек һәм эчемлекләр алып керергә ярамый. Велосипед алып керү шулай ук тыела. Велосипедлар өчен махсус парковка эшли, ләкин йозак үзегезнеке булырга тиеш.

Тәмәке тарту өчен аерым мәйданчык булдырылган, аның урынын волонтерлардан яки хезмәткәрләрдән белешергә мөмкин.

Кечкенә балалар белән килгән очракларда табылдыклар өстәленә яки мәгълүмат тактасы янындагы волонтерларга мөрәҗәгать итеп, балалар өчен махсус беләзек (браслет) алыгыз. Браслетка ата-ананың телефоны языла. Болай эшләгәндә, бала югалса, аны табу ансатрак.

“Казан” гаилә үзәге каршындагы “Җанатарлар фестивале” мәйданына берьюлы 25 мең кеше сыя ала. Тамашачылар саны шушы чиктән артса, мәйданга керү вакытлыча туктатып торыла.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading