16+

Андрей Кузьмин белән Ирек Миннәхмәтов «Игелек территориясе» акциясенә старт бирде

Бүген Казанда "Татмедиа" җәмгыятендә яңа акция - "Игелек территориясе" акциясе старт алды. Акция кысаларында Татарстанның танылган кешеләре үз мисалында башкаларны да игелекле эшләргә рухландырачак. Ярдәм итүнең бер ысулы - ул аз керемле, шулай ук күп балалы гаиләләргә, балалар һәм картлар йортларына басма матбугат бүләк итү.

"Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьмин һәм "Татспиртпром" генераль директоры , "Татмедиа" гаммәви матбугат чаралары экс-җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов беренче булып акциядә катнашты.

"Без әлеге акцияне беренче тапкыр гына үткәрмибез һәм мин зур җаваплылык белән әйтә алам, безнең газета-журналларны алучылар андый мөмкинлек бирүчеләргә бик рәхмәтле. Шунлыктан, мин бүген "Татспиртпром" җитәкчелегенә безнең тәкъдимне кабул итүләре өчен рәхмәтемне җиткерәм", диде Андрей Кузьмин Ирек Миннәхмәтовның кулын кысып.

"Татспиртпром" генераль директоры үз чиратында акциядә катнашырга чакырган өчен Андрей Кузьминга рәхмәтен җиткереп, татар телендә нәшер ителүче балалар-яшүсмерләр журналларын сайлады һәм яшь буынның гаджетларга караганда күбрәк әдәбиятка тартылуын теләде.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading