16+

Анджелина Джолига табиблар операция ясарга ризалык бирмәгәннәр

Танылган Голливуд актрисасы Анджелина Джолига табиблар операция ясаудан баш тартканнар.

Анджелина Джолига табиблар операция ясарга ризалык бирмәгәннәр

Танылган Голливуд актрисасы Анджелина Джолига табиблар операция ясаудан баш тартканнар.

Сылу буй-сынлы ханым бик нык ябыгып 38 килограммга гына калган, табиблар менә шул ябыклыгы аркасында аның теләген үтәмәгән дә инде.

Оскарлы актриса, режиссер һәм алты бала анасы 40 яшьлек Анджелина Джоли рак авыруларынннан саклану чарасы буларак ике ел элек сөт бизләрен, берничә ай элек аналык бизләрен алдырган иде. Ә хәзер үзенең корсак маен алып альтернатив метод белән сөт бизләрен зурайтырга теләгән ханыма бер генә табиб та ризалык бирмәгән.

Җитмәсә кинокритиклар ул сценарий авторы, режиссеры, төп герое да булган "Лазурный берег" фильмын тәнкыйтьләгәннәр. Мондый авыр сүзләр ишеткәннән соң ябыкмас җиреңнән ябыгырсың да шул...

Фото: img.dni.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading