16+

Ансамбльгә югары бәя бирделәр

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә «Зайед шәех мирасы» фестивалендә катнашып кайтты.

Фестиваль, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты канаты астында, 2016 елның 24 ноябреннән 2017 елның 7 гыйнварына кадәр дәвам итә. Әлеге бәйрәм ике ил арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуның 45 еллыгына һәм «Милли көн»не бәйрәм итүгә туры килде. Татарстан ансамбле фестивальдә 5 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр барлыгы 55 чыгыш ясады. Фольклор музыкасы ансамбле чыгышын Россия илчесе Александр Ефимов та карады. 18 декабрьдә Абу Дабиның Үзәк телеканалы Татарстан коллективы концертын турыдан-туры трансляцияләде. Гарәп иле җә­мәгатьчелеге, фестивальдә катнашучылар, кунаклар Татарстан ансамблен «иң югары сәнгати коллектив» дип бәяләделәр. Концертта Татарстан ансамбле белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган пианиночы, Россиянең халык артисты Владимир Овчинников та ансамбльгә югары бәя бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading