16+

Иң куркыныч Апофис астероиды Җиргә якынлаша

Апофис 99942 астероидының 2029 елның 13 апрелендә Җиргә очып килеп бәрелү ихтималы исәпләп чыгарылган.

Апофис 99942 астероидының 2029 елның 13 апрелендә Җиргә очып килеп бәрелү ихтималы исәпләп чыгарылган.

- Шөкер, 2029 елда Апофис безнең планетага бәрелмәячәк, ул очыш юнәлешен үзгәртте,-дип тынычландырды Казан федераль университетының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы мөдире Илфан Бикмаев.  
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 12 апрель-Космонавтика көненә багышлап, галәм тикшеренүләре һәм технологияләре темасына матбугат конференциясе булды. Апофис астероиды турында сүзне дәвам итсәк, аның авырлыгы 50 миллион тонна, диаметры 320-450 метр. Әлеге астероид сәгатенә 40 мең километр тизлектә оча, әгәр Җиргә килеп бәрелсә, бу бәрелеш Хиросимага ташланган бер атом бомбасы куәтеннән 65 мең мәртәбәгә көчлерәк булыр иде. Апофис астероиды Җирдән 30-33 мең километр читтән очып үтәр, дип, исәпләнелә. Ләкин, шушы галәм җисеме планетабызга 30 404,5 километрга якынлашса, Җирнең тарту көченә эләгеп, юнәлешен “югалтачак”. Нәтиҗәдә, Апофисның 2036 елда кабат Җиргә таба оча башлавы ихтимал.

В.П.Энгельгард исемендәге Казан астрономия обсерваториясе-космик тикшеренүләр һәм технологияләр фәнни-мәгариф үзәге директоры Юрий Нефедьев әйткәнчә, галәмдә яралыш ягъни барлыкка килү һаман күзәтелә.
- Абсерваториядә әле шушы көннәрдә генә галәмдә яңа йолдыз балкышын күреп алдык. Ай төзелешен өйрәнәбез,-диде Юрий Нефедьев.

Шагыйрь Габдулла Тукай да “Күк йөзендә ниләр булмас, иксез-чиксез күк бит ул” дип язып калдырган.
- Галәмдә цивилизацияләр булырга мөмкин. Тик, галимнәр арасында чит цивилизацияләр белән очрашуга шикләнеп караучылар да бар. Бу очрашу үбешү белән генә булса ярый, әмма, фаҗигале дә тәмамланырга мөмкин,-диде Юрий Нефедьев.
- Йолдызлардан яктылык-сигналлар 10 мең еллар дәвамында килә. Галәмдә чит цивилизация юк, дип, кистереп әйтеп булмый,-диде Илфан Бикмаев та.

Казан федераль университетының физика институты фәнни хезмәткәре Петр Кокунин сөйләгәнчә, университет галимнәре галәм һәм җир өсте элемтә технологияләре эшләүдә катнаша. Мәсәлән, шоферсыз хәрәкәтләнүче “КамАЗ” машиналарының “акыл” программасын Казан университеты галимнәре ясый.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading