16+

Арборда бүләк тапшырып кайттык (ФОТО)

Шушы көннәрдә генә «Шәһри Казан» газетасы журналистлары Балтачның Арбор авылында булып кайтты. «Минем бабам - ветеран» бәйгесендә җиңгән бер укучыбыз - Алсу Йосыпованы котларга бардык.

Шушы көннәрдә генә «Шәһри Казан» газетасы журналистлары Балтачның Арбор авылында булып кайтты. «Минем бабам - ветеран» бәйгесендә җиңгән бер укучыбыз - Алсу Йосыпованы котларга бардык.

Алсу мәктәптә дә актив укучы икән. Быел мәктәп күләмендә ел укучысы бәйгесендә дә җиңүче булган. Спорт өлкәсе, сәнгать-мәдәният дисеңме, барлык бәйгеләрдә дә теләп катнаша ул. Алсу сигезенче сыйныфта укый. Без килгәндә Арбор авылы мәктәбендә төзекләндерү эшләренә әзерләнәләр иде. Төзелеш материалларын ташу өчен мәктәп каршында үсеп утырган 3 каенны кисәргә туры килгән. Әле хәзер дә шуның өчен борчыла арборлылар. "Укучылар да каеннарны бик кызганды, кискәндә шундый күп каен суы акты, каен елый дип аптырады балалар", - ди укытучылар. Укучылар исә Ушушы көннәрдә урман сабан туена җыена. Балалар табигатькә чыгып, төрле уеннар уйнап, ял итәчәк.Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнә. Быел Арбор тугыз еллык мәктәбен 10 бала тәмамлый. 30 май көнне авылга Камал театры артистлары килүен дә түземсезлек белән көтәләр. Арборлыларга "Бабайлар чуагы" спектаклен күрсәтәчәкләр.

Арбор урта мәктәбе укучылары белән очрашу:

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading