16+

Артистлар театраль Сабантуйга көтеп кала

27 июньдә Саба районы Лесхоз авылында X «Театраль Сабантуй - 2017» уздырыла. Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашачак. Сабан туен Татарстан Мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Саба районы хакимияте оештыра. «Театраль сабантуй» Татарстан дәүләт театрлары арасындагы иҗади элемтәне, бердәмлекне...

Артистлар театраль Сабантуйга көтеп кала

27 июньдә Саба районы Лесхоз авылында X «Театраль Сабантуй - 2017» уздырыла. Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашачак. Сабан туен Татарстан Мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Саба районы хакимияте оештыра. «Театраль сабантуй» Татарстан дәүләт театрлары арасындагы иҗади элемтәне, бердәмлекне...

27 июньдә Саба районы Лесхоз авылында X «Театраль Сабантуй - 2017» уздырыла. Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашачак. Сабан туен Татарстан Мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Саба районы хакимияте оештыра.

«Театраль сабантуй» Татарстан дәүләт театрлары арасындагы иҗади элемтәне, бердәмлекне ныгыту, милли бәйрәм Сабан туен популярлаштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау максатыннан уздырыла, дип хәбәр итә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте.

«Театраль» дип аталса да, Сабан туе программасында традицион уен-ярышлар: кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм, әлбәттә инде, милли көрәш. Нәкъ менә шушы ярыш төрендә батыр калучы, тәкәдән кала, кыйммәтле бүләк - автомобильгә ия була. Шунысын билгеләп узарга кирәк: көрәштә дәүләт театрлары артистлары гына катнашырга хокуклы. Төрле елларда театрлар Сабан туеның абсолют батыры булып Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин белән Харис Хөснетдинов, Камал театры артисты Минвәли Габдуллин, "Әкият" курчак театры артисты Юрий Чуктиев һ.б. калды.

"Театраль Сабантуй"ның тарихы 2005 нче елга барып тоташа. Әлеге бәйрәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры инициативасы белән, Татарстан Мәдәният Министрлыгы җитәкчелегендә, Президент ярдәме белән уздырыла башлый.

Театр җәмәгатьчелеге өчен беренче Сабан туе Биектау районының Әлдермеш авылында үткәрелә. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңнән артык кеше катнашып килә.

Төрле елларда театрлар Сабан туе Саба, Арча, Питрәч районнарында, Казанның Тынычлык бистәсендә, шулай ук Яр Чаллы, Буа шәһәрләрендә үткәрелде. Ә Саба районы Лесхоз авылында әлеге бәйрәм инде өченче тапкыр уза.

"Театраль Сабантуй" сәхнә яки телевизор аша гына күреп белгән яраткан артистларыгыз белән танышу, күрешеп аралашу, аларның төрле ярышларда көч сынашканын карау өчен менә дигән мөмкинлек. Артистлар тамашачыларны 27 июньдә 11:00дә Саба районы Лесхоз авылы Сабан туе мәйданында көтеп калалар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading