16+

Артистлар, җәй җитте дип, тик ятмый – авыл бәйрәмнәре оештыралар

Театрыбызның иң талантлы актрисасы Әминә Касыйм кызы Шәрәфетдинова ял вакытында да тик ятмый, дип хәбәр итә Буа театры.

Артистлар, җәй җитте дип, тик ятмый – авыл бәйрәмнәре оештыралар

Театрыбызның иң талантлы актрисасы Әминә Касыйм кызы Шәрәфетдинова ял вакытында да тик ятмый, дип хәбәр итә Буа театры.

Әнә күршесе Сөмбелә Гаффан кызы белән берлектә Түбән Наратбаш авылында урам бәйрәме оештырырга дигән карарга киләләр.Һәм аларның бу ниятләре тормышка аша да. Үткән шимбәдә өйлә намазыннан соң бар халык, шушы бәйрәмне карарга дип төрле яклардан махсус кайкан кунаклар авыл уртасына, мәчет янына җыелдылар. Мәйдан шатлыклы авазларга күмелгән. Бер читтә казанда уха  пешә. Шунда ук берничә җирдә самоварлар пар чыгарып, җырлап торалар. Урам бәйрәмендә төрле уеннар уйналды. Халкыбызның җырлы - биюле уеннарның үзәгендә дә гел Әминә Шәрәфетдинова булды. Халыкны бер генә минутка да тик тотмады. Аннан бар халык мул итеп әзерләнгән табын артына утырып, бергә - бергә сыйландылар. Ә җырчылар Нурдания Низамова, Әминә Шәрәфетдинова, Равил Җәгъфәров һәм "Гөлҗамал" ансамбле солистлары гармуннарда үзләре уйнап, халкыбызның моңлы көйләрен авылдашларына бүләк иттеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading