16+

“Исән булса саклар, һәлак булса - тәмугтан яклар”

Мәктәптә ифтар уздырганда, вафат булган мөгаллимнәргә дога кылганда энесенең исемен дә әйтә.

“Исән булса саклар, һәлак булса  - тәмугтан  яклар”

Мәктәптә ифтар уздырганда, вафат булган мөгаллимнәргә дога кылганда энесенең исемен дә әйтә.

-    Илнул абый кайткан! Кыңгырау тавышы ишетү белән 4 яшьлек нәни Амелия ишеккә йөгерә. Кечкенә булса да, әнисенең  аны ничек көткәнен  аңлый бит инде ул. Соңгы вакытларда  әнисенең күз яшьләрен дә еш күреп аптырый кызчык. Бәбиләр генә түгел,  әниләр дә елый микәнни?

“Энесенә ул апа” 
Ничек инде еламасын Эльмира, менә бер ай инде  яраткан энесеннән бер хәбәр дә юк.  Моңарчы гел исәнлеген  белдереп, апасын тынычландырып тора иде. Соңгы араларда ләм-мим, телефоны дәшми. Ялга китмәде бит ул,  махсус операциягә. Минут саен энесенең гомере  кыл өстендә. Ә моны белеп-тоеп тору бик кыен, ашаулардан  калдыра, төн йокыларын качыра.  

Илнур  Эльмира өчен эне генә түгел шул, юкка гына  алтынчы зур  баласы димиләр инде аны  һәм монда хаклык зур. 
Балачактан  бал тәме  килеп тора,  ул  иң рәхәт  чак  дисәләр дә, гел алай  булмый. Әти-әнине сайлап  алмыйлар бит.  Казанда туалар алар икесе дә,  шәһәр балалары.  Әтиләре  Фәрит гаиләсен ташлап китеп, әниләре авырый  башлаганда  Эльмирага  13, ә энесенә 12 яшь кенә була. “Ир бирмәк - җан бирмәк” -  дип юкка гына әйтмиләр  инде,  әтиләре капканы ябу белән  әниләре  Румия урын өстенә егыла  һәм өч ай  тора алмый. Әниләре эшли алмый,  ә балаларның әле яше җитмәгән  гаилә бер тиенсез кала. Әтиләре бирми,  бирү турында уйламый да. Түзәр хәлләре каламагач,  бераз булса да  мәрхәмәтен  өмет итеп,  янына баралар балалар. “Теләнчеләр килеп басканнар”, - дип   мыскыл итеп куып җибәрә ата кеше. Күз яшьләрен бер берсенә күрсәтмәскә  тырышсалар да,  бик нык рәнҗеп кайтып китә балалар. Монысы чәчәге генә булган икән әле.   Ә көннәрдән бер көнне әтиләре  фатирларын сатып,  урамда калдыра үзләрен. Нишләсеннәр инде, язмышларына риза булып, әниләренең туган авылы Апас районы  Чүри Бураш авылына кайтып  егылалар,  мәктәпне дә  шунда әби-бабай  янында тәмамлыйлар.  Әниләре башына төшкән кайгысын  онытыр өчен  шешәгә үрелә. Сәламәтлеге турында да, балалары хакында да уйлап карамый.  Шул борчулары,  дөрес яшәмәве аны бик иртә   49 яшендә үк гүргә кертә.  Әтиләре  заманында бик гайрәтләнеп, үзен дөнья кендеге итеп тойса да, әҗәл аңа да чик куя. 66 яшендә ул да вафат була. Балачаклары бик  авыр үтсә дә, күз яшьләрен күп түксәләр дә:  “Без аны гафу иттек инде,  Ходай кичерсен,” -  ди Эльмира,  моңсу елмаеп.

Менә шулай  барлык авырлыкларны да шатлыкларны да бергә кичергән бердәнбер туганы  ул аның. Хәтта кияүгә чыгып,  Казанга килгәч тә үзе белән алган,  калдырмаган аны Эльмира.  Ана  сүзе һәрчак диярлек баш хәрефтән языла.  Баш хәрефтән язарлык Апалар да була икән бит! Эльмира  шундый. 
  Хәер, Эльмира Нуртазина зур хәрефтән язарлык, биш балага гомер бүләк иткән батыр Ана да.  Кемнәрдер турында кайгырту-борчылу  аның инде канында,  җанында. 

“Синең сабыйларыңны  кемдер сакларга тиеш!”
 2023 елның 23 октябреннән борчулары  тагын да арта апа кешенең.  Энекәше  Илнур Әскаров  махсус хәрби операциягә китәргә карар кыла.
-      Синең сабыйларыңны кемдер сакларга тиеш бит инде”, - ди ул саубуллашканда,  апасының күз яшьләрен  сөртеп.
 “Аның бит  автомат та тотканы юк,  күзләре начар күргәнгә  армиядә дә хезмәт итмәде, бәлки, алмассыз”  -  дип хәрби комиссариатка да бара Эльмира. Егетнең үзенең карары нык булгач,  тиз генә хәрби билет та эшлиләр, комиссия  уздыралар да,  алып та китәләр.   Баштарак гел аралашып,  телефоннан сөйләшеп  торалар. Апасын борчымас өчендерме  зарланмый егет. Аннары авырлыкларны күп күргән,  түзәргә өйрәнгән бит  инде ул. Алгы сызыкта була,  югыйсә. Берничә тапкыр һөҗүмгә дә керә, яралана да.  Госпитальдә икәнлеген  ишеткәч, Эльмира  кычкырып елап җибәрә. “Юк , апа,  ярчык кына  эләкте. Ярам авыр түгел,   тиз тереләм,”  - ди.  Шулай була да, савыгып сафка  баса.  

Март башында тагын:  “төнлә керәбез!” -  дип  шалтырата. Һәм шуннан бирле бер хәбәре дә килми башлый. Шул көннән Эльмира  өчен кара көннәр башлана. Ул бик борчыла. Ун көн ут йотканнан соң, иптәшләренә шалтырата “Енот “ (энекәшенең позывное шулай) кайда?” -  ди. “Яраланды ул, “ -  ди командирлары. Эльмираның тагын йөрәге төшеп китә. Бәлки, шалтырытыр дип көн саен хәбәр көтсә дә, телефоны энесе тавышы белән дәшми. Тынгысыз җанлы апа  эзләвен дәвам итә, башта хәрби комиссариатка, соңрак  оборона  министрлыгына  кадәр яза. ДНКны җибәр дигәч,  аны да сала. Ләкин кадерле энесенең кайда ни хәлдә булуын берсе дә төгәл генә әйтеп бирә алмый. Ныклап эзләтер өчен дә билгеле бер вакытның үтүе кирәк икән. 

 Интернеттан Эльмира шул якларда эзтабар волонтерлар хакында белеп ала да аларга да чыга. Бушка түгел, хәләл мең ярым тәңкәсен түләп. Эзләргә ансат булсын дип, бөтен  билгеләрен: сул як иңбашындагы  миңенә кадәр әйтә. Туганнары  күрәзәчегә дә бара. Аптыраган үрдәкнең арты белән күлгә чумуы була инде  монысы. “Ул исәннәр  арасында күренми, һәлак булган,”-  ди  анысы да.   Волонтерлардан  да шундый ук хәбәр килә. ”Без аның гәүдәсен таптык, бөтен билгеләре дә туры килә. Берничә көннән җибәрербез, тик бушка түгел, шактый сумма кирәк булыр “, - диләр. Эльмира тагын көне-төне үкси. Тик вафат әрвахка синең күз яшьләрең кирәк түгел, ә догаң кирәк икәнне яхшы белә бит ул  - әби белән үскән кыз.  Шуңа да мәктәпләрендә  (ул шунда техник хезмәткәр булып эшли)  бергәләп ифтар уздыргач һәм анда  вафат булган мөгаллимнәргә дога кылганда  энесенең исемен дә әйтә. “Исән булса саклар, һәлак булса  - тәмугтан  яклар”  дип өметләнә апа кеше.  Хезмәттәшләре энесе өчен бик борчылып,  күбәләк кадәр генә  калган  Эльмираны нык  кызганалар. Кулларын догага күтәргәндә  “Бәлки, исәндер дә әле балакай !” -  дигән уй да яшен кебек яктыртып үтә.  

“Парольне әйт!”
Мәҗлеснең  савыт-сабаларын юып, җыештырып йөргәндә. Эльмираның телефоны  шалтырый да энесе тавышы белән сөйләшә башлый. Эльмира аны тиз генә танымый да,  ул икәнлегенә ышанып та бетми:
 - Безнең  парольне әйт!-  ди.
 - Румия! – ди телефон. 

Энесен озатканда (кая киткәне билгеле бит),  дөнья хәлен белеп булмый дип апа белән эне  икесе  генә белгән пароль   “Румия” (әниләренең исемен)  билгелиләр.  Моны ишеткәч тә Эльмираның  күз аллары караңгыланып,  кулыннан телефоны төшеп китә: ”Энесе Илнур! Исән!”  Ә инде бераз тынычлангач, сөенечен уртаклашырга хезмәттәшләре - укытучылар янына йөгерә. 

Миңа да бу хакта шул укытучылырның берсе сөйләде. Әлеге азагы яхшы беткән хикәядә  мине парольләренең әнисе исемендә булуы тетрәндерде. Минем Эльмираны күрәсем,  аның үзе белән очрашып сөйләшәсем, ничек булганын беләсем  килде. Һәм без менә ул эшли торган мәктәпнең бер сыйныф бүлмәсендә күптәнге танышлар шикелле, кайда елмаеп, кайда моңаеп  сөйләшеп утырабыз. Мин энесен шул кадәр яраткан, аның өчен никадәр авырлыклар күргән бу шәп ”апаны” күргәнче үк яратырга өлгергән идем инде.  Күргәч тагын да ныграк хөрмәт иттем бу максатчан, җанына мәхәббәт тулган, гәүдәсе кечкенә генә булса да, йөрәге зур ханымны. Ул үзе дә сөйкемле һәм бик ачык булып чыкты. Энесе белән ни булганын  сөенә-сөенә сөйләде. 

 Чираттагы һөҗүмнән соң биш егеткә яралыларны машинага төяргә дигән приказ бирелгән. Егетләр үз бурычларын тырышып, намус белән үтәгәннәр,  яралыларны госпитальгә илтә торган   машинага төяп озатып җибәргәннәр.  Биш егетнең икесен утыртып алып киткәннәр, өчесен (алар арасында Илнур да була) ни сәбәпледер, “онытып”  калдырганнар. Менә шулай хәбәрсез югалган Илнур. Анда алар  мең җафа чиккәннәр :элек киноларда гына күргән геройлар  күк ачка,  бигрәк тә,  суга   тилмергәннәр. Йоклавын да  чиратлап йоклаганнар. Ике  төн  шулай утыргач, күзләре караган якка  чыгып китәләр дә тагын бер частька килеп чыгалар.  Баштарак ике як та куркып кала, тыныч заман түгел бит - хыянәтчеләр дә җитәрлек. Ә инде аларның дошман түгел икәнлекләрен белгәч, документларын ныклап тикшергәч, ышанычны аклагач, үзләре белән һөҗүмгә дә алып керәләр. Аңарчы башта телефоннан шалтыратырга рөхсәт бирәләр.  Монысы инде бәхетнең иң зурысы була -  апасына хәбәр  итә Илнур. 

“ Булмас димә дөнья бу!” -  дисең инде бу хакта ишеткәч. Бәлки, шул Румия  исеме гади пароль   гына булып калмыйча,  ана рухы булып та  улын яклап-саклап йөрткәндер. 

Кызганыч, бүген дә  яу кырындагы улларын, кадерле кешеләрен хәбәрсез югалтып, ут йотып яшәүче  ата-аналар, апа-сеңелләр бихисап. Шуларның өметләре исән-сау булсын, сүнмәсен  дип яздым бу язманы. Әйе, өмет иң соңыннан  үлә диләр. Ә аларның өметләре  беркайчан үлмәсен, сүрелмәсен. Көтә белгәннәргә иң зур бүләк булып кадерлелләре исән-сау  кайтып, кыңгырауларга  бассын да туган йорт бусагасын атлап керсеннәр иде. 

Эльмира  белән аралашып торабыз. Бер һөҗүмнән соң  Илнур яраланган,  госпитальдә ята икән. Әбисе өйрәткән догаларны  күбрәк  тагын да ихласрак   укый бүген Эльмира. Энесе тизрәк савыксын, ялга кайтулар,  очрашулар насыйп булсын дип. 
Бүген Эльмира белән  кабат сөйләштек. Энесен Казан госпиталенә кайтарырга  белешмә алырга йөри икән.  Димәк, тиздән Алла бирсә нәни Амелия  кыңгырау тавышын ишеткәч, нәкъ менә  Илнур  абыйсын каршыларга йөгерәчәк. 

PS Язма газетабызда  басылыр алдыннан Эльмира  шатлыгы белән уртаклашты. Алай иткән, болай иткән, җаен тапкан  бит кайгыртучан апа - энесен  Казан госпиталенә кайтарткан. (Рәсемдә шушы бәхетле мизгел.) Апасының тәмле  өчпомак,  пәрәмәчләре белән сыйланып,  туганнарының  яратуын тоеп тиз генә савыгыр инде Алла бирсә.

Язмага реакция белдерегез

36

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Нинди Сөйкемлеләр!!! Исән - сау булсыннар! Амин!

    Мөһим

    loading