16+

Артык тиресне кайда куярга?

Мал калдыклары бакча артына гына сыймый башлады. Күпләп терлек асраучы кешеләргә нишләргә? Тиресне авыл башындагы чүплеккә генә ыргытсаң буламы? Рәзинә Әхмәтҗанова, Балык Бистәсе районы. Идрис Гатин, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтүе бүлеге җитәкчесе: - Тирә-якта крестьян-фермер хуҗалыклары, колхоз, ЛФХ җирләре булырга тиеш. Сөйләшеп, мал калдыкларын шуларның пай...

Мал калдыклары бакча артына гына сыймый башлады. Күпләп терлек асраучы кешеләргә нишләргә? Тиресне авыл башындагы чүплеккә генә ыргытсаң буламы?

Рәзинә Әхмәтҗанова, Балык Бистәсе районы.

Идрис Гатин, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтүе бүлеге җитәкчесе:

- Тирә-якта крестьян-фермер хуҗалыклары, колхоз, ЛФХ җирләре булырга тиеш. Сөйләшеп, мал калдыкларын шуларның пай җиренә чыгарып була. Тиреснең янган, ягъни черемәгә әйләнгән булуы шарт. Бу очракта бернинди контроль органнары да сүз әйтмәячәк. Тиресне кар эрегәнче чыгару яхшы. Тавык, дуңгыз тизәге аеруча да сасы исле. Аларны изелгән, черемәгә әйләндерелгән хәлдә генә кабул итәләр. Торак пункттан ике-өч чакрым ераклыкта булган кырларга гына чәчәләр. Районнарда тиресне ферма тирәсендә дә җыялар. Тиресне тиешсез урыннарга чыгару тыела.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading