16+

Артык эш күләме өчен өстәмә акча түләнә башлый

Россиядә хезмәткәрләргә артык эш күләме өчен өстәмә акча түли башларга мөмкиннәр, дип яза «Известия», Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән.

Россиядә хезмәткәрләргә артык эш күләме өчен өстәмә акча түли башларга мөмкиннәр, дип яза «Известия», Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән.

Ведомствода хезмәт шартларын бәяләү өчен яңа параметрлар әзерләү хакында фикер алышканнар. Аерым алганда, тискәре факторларга эштәге югары эмоциональ яки интеллектуаль киеренкелекне, шулай ук уңайсыз графикны кертергә мөмкиннәр. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, өстәмә акча, беренче чиратта, полицейскийлар, укытучылар һәм журналистларга түләнергә мөмкин. Әлеге инициатива белән профсоюзлар чыккан, шулай ук артык эш күләме һәм хезмәт шартларын бәяләү методикасы җентекләп тикшерүне таләп итә.

Сүз уңаеннан: Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына хезмәткәргә эш хакын күчерү өчен банкны мөстәкыйль рәвештә сайлау хокукын бирә торган закон проектлары тапшырган. Әлегә банкны эш бирүче сайлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading