16+

Ашаганың сыйфатлымы?

Теге яки бу товарның сыйфатлымы-юкмы икәнен үзебез сынап карагач кына әйтә алабыз. Тиздән исә аны товарга сыйфат билгесе куелган махсус этикетка ярдәмендә белеп булачак, дип яза "Российская газета". 25 еллык тәнәфестән соң дәүләт сыйфат билгесе янә әйләнеп кайта. Әлеге проектның максаты - Россия базарында сыйфатлы товарларның санын арттыру.

Ашаганың сыйфатлымы?

Теге яки бу товарның сыйфатлымы-юкмы икәнен үзебез сынап карагач кына әйтә алабыз. Тиздән исә аны товарга сыйфат билгесе куелган махсус этикетка ярдәмендә белеп булачак, дип яза "Российская газета". 25 еллык тәнәфестән соң дәүләт сыйфат билгесе янә әйләнеп кайта. Әлеге проектның максаты - Россия базарында сыйфатлы товарларның санын арттыру.

Әлеге идея узган елны ук барлыкка килсә дә, аны быелдан гына куллана башлыйлар. Ни өчен дигәндә, бер ел элек "Россия сыйфат системасы" (Роскачество) оешмасы ризык һәм җиңел сәнәгатьнең меңләгән продукциясен тикшерә башлаган. Шуларның нибары кырык бише генә сыйфат билгесен алган. Боларга он, макарон, кетчуп, майонез, үсемлек мае, уылдык, маринадланган кыяр, майдагы сельдь, газлы сулар, йомырка, сәнәгать товарлары керә. Мисал өчен, "Россия сыйфат системасы" сиксәнләп сәүдә маркасы астында чыгарылган майонез белән кетчупны тикшергән. Иң беренче сыйфат билгеләре Белгород җитештергән үсемлек мае белән майонезга һәм Мурманскиның уылдыгына куелачак. Әлеге билге куела башлаганнан соң, товарларга бәяләр артырга тиеш түгел, дип белдерәләр "Роскачество"да. Сыйфатлы товарлар кибетнең түрдәге киштәләрендә урын алачак.
Тикшерү системасы советлар вакытында кулланылганнан аерылачак. Элек тикшерү өчен товарларны җитештерүчеләр үзләре китереп биргән булса, хәзер продукцияне кибетләрдән яшерен рәвештә алып тикшерәләр.
"Роскачество" төбәкләр белән дә хезмәттәшлек итәргә ниятли. Тикшереләсе товарлар исемлегенә аларның да продукциясен кертеп, кече һәм урта бизнеска яңа базарга чыгарга ярдәм итәчәк.
Сүз уңаеннан, беренче сыйфат билгесен Советлар Союзында 1967 елда куя башлыйлар. 1980 елда исә ул онытыла.
"Россия сыйфат системасы" үткәргән тикшеренүләр кибетләрдә сатыла торган түгәрәк бөртекле дөгенең өчтән бер өлеше сыйфат стандартларына туры килмәвен ачыклаган. "Кубанский" дөгесе йөздән артык параметр буенча тикшерелгән, шулай ук пестицидлар, күгәрек, чит-ят кушылмалар, корткычлар, сортка туры килүе, безнең илдә һәм чит илдә кулланыла торган билгеле авыл хуҗалыгы химикатлары булу-булмауга тикшерелгән. Һәр өченче үрнәк билгеле таләпләргә туры килмәгән. "Чистая Крупа", "Агроальянс" продукцияләрендә үле корткычлар табылган. "Яровое поле", "Скайфуд", "Шебекенские", "Туговая гора" сәүдә маркалы дөгеләрдә тере бөҗәкләр дә булган. "Агрокультура", "Карачиха", "Агро-Альянс", "Яровое поле", "Аксиома", "Скайфуд", "ЛЕНТА", "Maltagliati", "Щебекинский", "365 ДНЕЙ", "Тугова гора" дөгеләренең вакланган ярмалар саны буенча билгеләнгән сортка туры килмәве ачыкланган. "Теплые традиции", "Националь", "Мистраль", "MAKFA", "Д", "Дон Густо", "FineLife", "Селяночка", "Пассим" сәүдә маркалы товарлар сыйфатлы дип табылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading