16+

"Ашыгыч ярдәм" катнашындагы һәлакәттә табиблар зыян күргән

Бүген иртәнге унынчы яртыда Казанның Белинский һәм ТЭЦ урамнары чатында «КАМАЗ» һәм ашыгыч ярдәм машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Бүген иртәнге унынчы яртыда Казанның Белинский һәм ТЭЦ урамнары чатында «КАМАЗ» һәм ашыгыч ярдәм машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, ашыгыч ярдәм каретасы махсус сигналларын кабызып икенчел дәрәҗәдәге юлдан хәрәкәт иткән чакта, йөк автомобиле аңа юл бирмәгән.

Нәтиҗәдә, ашыгыч ярдәм машинасындагы ике фельдшер зыян күргән. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, фельдшерларны Казанның 7нче хастаханәсенә китергәннәр.

«Икесенең дә хәле уртача, аларның тормышына бернинди куркыныч та янамый», - дип искәрттеләр ведомствода.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading