16+

Ашыйсың килсә, Аккош күленә кил

4 июнь көнне Казанның Аккош күле буенда гастрономия фестивале — Аккош күле гастрофесты узачак.

4 июнь көнне Казанның Аккош күле буенда гастрономия фестивале — Аккош күле гастрофесты узачак.

Биредә милли ризыклар тәкъдим ителәчәк, күңел ачу чаралары оештырылачак.

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов сүзләренчә, гастрофестны үткәрү тәкъдиме белән Татарстан башкаласы эшмәкәрләре чыккан. Бу идея җәмәгать туклануы, ял, туризм, күңел ачу һәм фермерлык кебек төрле өлкәләрдәге бизнес вәкилләрен берләштергән. Чара апрель аенда Made in Kazan форумы базасында узган дискуссияләрнең дәвамы буларак тормышка ашырылачак.

“4 июньдә иртәнге сәгать 10нан кичке 8гә кадәр Аккош күле урман-парк зонасы территориясендә беренче тапкыр зур гастрономик вакыйга – Аккош күле гастрофесты узачак”, – ди Сергей Миронов. Тәмле ризыклар һәм күңел ачу фестивальнең төп өлеше булачак, шулай ук кызыклы мәдәни программа әзерләнә, дип өстәде ул. Моннан тыш, суда шоу, спорт уеннары, ачык һавада ярминкә, балалар өчен кемпинг, туризм буенча кызыклы чаралар көтелә. Әйтик, учак ягу, урманда яшәү серләре һәм башкалар турында сөйләячәкләр. 

“Фуд-корт зонасы иң зурасы булачак, ул утыздан артык фудтрак, барбекюмобильләр, гастрокатнашучылар һәм фермерларны берләштерә. Казан рестораторлары көн дәвамында кунакларны традицион һәм милли ризыклар белән сөендерәчәк”, – диде Сергей Миронов.

Ул бирегә шәхси машиналарда килмәскә, җәмәгать транспортына утырып килергә киңәш итте. “Аккош күленә 36, 72, 46нчы маршрут автобуслары белән килергә мөмкин булачак”, - диде С.Миронов.

Көн дәвамында сәхнәдә Татарстанның танылган артистлары, вокаль ансамбльләре чыгыш ясаячак. Чараның хедлайнеры - Найк Борзов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading