16+

Астанада ычкынган уңышны «Нефтехимик» Уфада кайтармакчы

Казахстан президенты Кубогына узучы сезон алды ярышының соңгы уенында Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы Хабаровскиның «Амур»ы белән очрашты һәм аны җиңә алмады.

Казахстан президенты Кубогына узучы сезон алды ярышының соңгы уенында Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы Хабаровскиның «Амур»ы белән очрашты һәм аны җиңә алмады.

Николай Борщевский җитәкләгән команда өчен бу икенче җиңү. Андрей Назаров җитәкчелегендәге татарстанлылар исә беренче тапкыр оттырды, аңа хәтле алар ике уенда җиңүгә ирешкән иде. Нәтиҗәдә «Амур» турнирның җиңүчесе булды, аннан бер очкога калышкан «Неф­техимик» икенче урынны яулады. Ә турнир ­таблицасының өченче бас­кычын Астананың «Барыс» командасы биләде.
«Нефтехимик» һөҗүмчесе Марат Хәйруллин, турнирга нәтиҗә ясап, соңгы уен башында начар уйнауларын, тора-бара хәлне яхшырта алуларын, әмма нәтиҗәгә ирешеп булмавы турында аңлатма биргән. Түбән Кама командасы өчен бу турнирда беренче урынны алу бурычы куелган булган. Хәзер алар Уфада узачак турнирда көчләрен сынаячак. 25-28 август көннәрендә узачак Башкорт­стан республикасы Кубогы уеннарында «Салават Юлаев», «Нефтехимик», «Барыс», «Автомобилист» катнашачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X