16+

Ата булуына шикләнеп ир кеше бала әнисен судка биргән

Үз баласы икәненә инану өчен ата кеше Әлмәт районы шәһәр судына гариза белән мөрәҗәгать иткән. Янәсе, сабый аңа ошамаган, шул рәвешле ата кешедә шик туган.

Үз баласы икәненә инану өчен ата кеше Әлмәт районы шәһәр судына гариза белән мөрәҗәгать иткән. Янәсе, сабый аңа ошамаган, шул рәвешле ата кешедә шик туган.

Судка бирелгән гаризадан күренгәнчә, ир кеше баласының атасы булмавын дәлилләргә, бала туу турындагы акт язуыннан үзе турында барлык мәгьлүматларны юк итәргә ярдәм сораган.
Суд тарафыннан граждан эшен карау кысаларында молекуляр-генетик экспертиза билгеләнгән.
Эксперт бәяләве буенча, әлеге балага карата дәгъвачының ата булу ихтималы 99,99999999999998% тәшкил итә.
Барлык тәкъдим ителгән дәлилләрне бәяләп, суд дәгъва таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту турында нәтиҗәгә килгән.
Карар әле законлы көченә кермәгән һәм шикаять белдерелергә мөмкин.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading