16+

Атланмайда чүпрә белән гөмбә каян килгән?

Россиядә продуктлар сыйфатын контрольдә тота торган оешма 82,5 процентлы майны тикшергән.

Россиядә продуктлар сыйфатын контрольдә тота торган оешма 82,5 процентлы майны тикшергән.

Продуктларның составындагы патоген микроорганизмнарны, чүпрәне, гөмбәчекләрне, токсиннарны, пестицидларны, консервантларны тикшергәннәр һәм маркалау таләпләренә игътибар иткәннәр. Шулай ук майларның төсе, исе, тәме дә тикшерелгән.

  
Нәтиҗәдә продуктларның үсемлек мае кушылып ясалмавы ачыкланган. Май ясауда бары югары сыйфатлы чимал файдаланылган. Консервантлар һәм буяулар да табылмаган. 
Әмма бер сәүдә маркасы маенда чүпрә һәм гөмбәчекләр ачыкланган. Ул исә техник регламентны бозу санала. Бу продукцияне әзерләүдә санитар шартларны бозганнан гына түгел, ә дөрес сакламау нәтиҗәсендә дә булырга мөмкин, диелә "РИА Новости" хәбәрендә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading