16+

Атна ахырында һава торышы нинди булачак?

Татарстанда ял көннәренә кадәр салкын һәм дымлы һава торышы саклана.

Татарстанда ял көннәренә кадәр салкын һәм дымлы һава торышы саклана.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртәгә, 28 сентябрьдә, төнлә урыны белән регионның көнбатышында, ә көндез бөтен җирдә яңгырлар булачак. Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә аерым районнарда көчле җил булырга мөмкин. Көннең якты вакытында термометр баганалары 5-10 градустан югары булмаячак, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә, 29 һәм 30 сентябрьдә, Татарстанда яңгырлы болытлы һава торышы, урыны белән көчле җил саклана.  Төнлә һава температурасы — 2дән 7 градуска кадәр, көндез 5тән 11 градуска кадәр.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, 1 октябрь, шимбә көнне, атмосфера басымы арту белән, республикада явым-төшем әкренләп туктатылачак. Көндезге сәгатьләрдә температура фоны бераз күтәреләчәк — +10, +15 градуска кадәр.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading