Татарстанда яшенле яңгырлар һәм көчле җил аркасында шторм кисәтү игълан ителде.
Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы аркасында, шторм кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
7 июньдә төнлә һәм көндез, шулай ук 8 июнь төнендә (7 июньдә сәгать 6дан алып 8 июньдә сәгать 8гә кадәр) республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, давыллы җил көтелә.
7 июнь төнендә кайбер көнчыгыш районнарда бик көчле яңгыр явачак.
Моннан тыш, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар