16+

Авариядә 58 яшьлек ир-атның гомере өзелгән

Үлемгә китергән юл хәлакәте Чаллының Шамил Усманов урамында бүген төнлә килеп чыга.

Үлемгә китергән юл хәлакәте Чаллының Шамил Усманов урамында бүген төнлә килеп чыга.

58 яшьлек ир-ат Россиядә җитештерелгән машинасы белән куркынычсыз тизлек сайлап алмый һәм идарәне югалтып, шунда туктап торучы "Мерседес" машинасына килеп бәрелә. Аның аркасында, "Лада Гранта" әйләнеп каплана.

Каза урынына шаһитләр "Ашыгыч ярдәм" чакырталар. Бәхеткә, авария вакытында чит ил машинасының йөртүчесе салон эчендә булмый. 

Илебездә җитештерелгән машина йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән фаҗига урынында ук җан бирә, дип хәбәр иттеләр ТР Эчке Эшләр министрлыгында. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading