16+

Авиатөзелеш районында йортлар буенча өлкәннәрне чүпне аерып җыярга өйрәтәләр

Казанда йортлар буенча өлкәннәрне чүпне аерып җыю буенча семинарлар үтә, дип яза Казан мэриясе сайты.

Авиатөзелеш районында йортлар буенча өлкәннәрне чүпне аерып җыярга өйрәтәләр

Казанда йортлар буенча өлкәннәрне чүпне аерып җыю буенча семинарлар үтә, дип яза Казан мэриясе сайты.

Аларга, 1 августта башланачак пилот проекты кысаларында, чүпне ничек аерырга кирәклеген күрсәтәләр. Искәртергә кирәк, 109 контейнер мәйданчыгында сары һәм соры төсле кәгазьләр ябыштырылган 428 контейнер урнаштырылачак. Семинар алдыннан чүп аеру кагыйдәләре язылган листовкалар таратыла. Мәгълүмат листовкаларда гына түгел, подъездлардагы игълан такталарында да барлыкка киләчәк. Шулай ук Авиатөзелеш районында яшәүчеләрнең июль ае өчен хисап кәгазьләрендә дә булачак.

Районда яшәүчеләргә чүпне ике контейнерга аерырга өйрәнергә туры килә. Чүп аеру катлаулы түгеллеген семинар оештыручылар үз мисалларында раслый. Алар махсус әзерләнгән чүпне ике төр контейнерга аерып күрсәтә.

Әгәр ике контейнерны да бер машинага төяүләре ачыкланса, бу факт турында «Ачык Казан» системасына, Идарә итүче компаниягә, ТКХ комитетына һәм Башкарма комитетка хәбәр итәргә кирәк булачак.

Фотолар: www.kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading