16+

Автобус белән булган коточкыч юл һәлакәтендә һәлак булучылар саны арткан

Кубаньда автобус һәм ашлык ташучы йөк машинасы белән булган юл һәлакәтендә һәлак булучылар саны өч кешегә кадәр арткан. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Краснодар төбәге буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Рәсми мәгълүмат: юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше һәлак булды",-диелә ведомствоның телеграм-каналында.

Моннан тыш, зыян күрүчеләр саны 17 гә кадәр арткан. Аларның җидесен хастаханәгә озатырга туры килгән.

15 июльдә иртәнге сәгать бишләр тирәсендә Краснодар төбәгенең Брюховецк районында коточкыч авария килеп чыккан. Краснодар-Ейск автоюлының 91нче чакрымында MAN йөк машинасы йөртүчесе каршы як юлга чыга, биредә Тула—Анапа маршруты буенча баручы автобус белән бәрелешә. Авария вакытында автобуста 40ка якын кеше булган.<p>Место аварии с рейсовым автобусом в Краснодарском крае. Обложка © <a href="https://23.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya/5061235" target="_blank" rel="noopener noreferrer">ГУ МЧС России по Краснодарскому краю</a></p>

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading