16+

Автобус һәм йөк машинасы бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар

Юл-транспорт һәлакәтендә автобус йөртүчесенең гомере өзелгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә автобус йөртүчесенең гомере өзелгән.

24 апрелҗгә каршы төндә федераль автомобиль юлында автобус һәм йөк машинасы бәрелешкән. Бу хакта Рязань өлкәсе Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Фаҗига төнге сәгать 4ләр тирәсендә Рязань өлкәсенең Ряжск районында килеп чыга. Автобус йөк машинасына килеп бәрелә, фура йөртүчесе һәм 12 автобус пассажиры зыян күргән.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян алган автобус йөртүчесе хастаханәдә җан биргән.

Транспорт хәрәкәте ике якка да кыенлашкан.


Фото: Рязань өлкәсе буенча Эчке эшләр идарәсе

Язмага реакция белдерегез

0

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading