16+

Автоинспекторлар кайсы театрны ярата?

Юл хәрәкәтендә тәртип саклаучылар, әлбәттә инде, Камал, Качалов, Тинчурин театрлары артистларын да хөрмәт итә. Ләкин автоинспекторларның һәммәсе дә ярата торган кечкенә, әмма «чытырман чыпчыгы» кебек тере бер коллектив бар, бу - «Клаксон» театры.

Автоинспекторлар кайсы театрны ярата?

Юл хәрәкәтендә тәртип саклаучылар, әлбәттә инде, Камал, Качалов, Тинчурин театрлары артистларын да хөрмәт итә. Ләкин автоинспекторларның һәммәсе дә ярата торган кечкенә, әмма «чытырман чыпчыгы» кебек тере бер коллектив бар, бу - «Клаксон» театры.

- Алар балаларга юл хә­рәкәте кагыйдәләрен үтемле итеп пропагандалыйлар, - ди Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе урынбасары Евгений Гаранин.
Казанның Юдино бис­тә­сендәге «Тимерьюлчылар» мәдәният сараенда, мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар белән шыгрым тулы залда, «Клаксон» театры үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте. Юбилей тамашасы юл хәрәкәте иминлеге фестивален хәтерләтте. Мәдәният сараендагы залларның берсендә мәктәпкәчә яшьтәгеләр мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләре «ЮХИДИ сыйныфлары» оештырган. Артистлар үзләренең театраль-концерт программаларын викторина рәвешендә төзегән. Спектакльдәге юл хәрәкәтенә кагылышлы ялгышны залда утырган балалар дәррәү кычкырып төзәтә яки аерым сорауга җавап бирә.

- «Клаксон» театры артистларын безнең штаттан тыш инспекторларыбыз дисәк тә, ялгыш булмас. Мәктәп­ләрдә, балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалаганда аларны да чакырабыз, - диде Киров районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафаэль Сәгъдиев.

- Мәдәни чараларыбыз шушы артистлардан башка узмый, - дип мактарга ашык­ты Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Гәрәева.
- Унбиш ел дәверендә театр студиябездә мәктәпләрдән меңләгән бала шөгыльләнде. Коллективта без ун артист. Татарстанның барлык районнарында чыгыш ясадык, әле Чаллыда булыр­га өлгермәдек. Төп тема - юл хәрәкәте кагыйдә­лә­рен пропагандалау, - дип таныштыр­ды «Клаксон» театрының сәнгать җитәкчесе Вероника Зайцева.
Коллектив үзләренең концерт-спектакльләрендә экология, көнкүреш иминлеге темасын да күтәрә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading