16+

Автомобильчеләр өчен яңа җәза уйлап тапмакчылар

Россиядә автомобильләрдә ялган дәүләт номерларын алдан уйлап һәм берничә тапкыр файдаланган өчен җаваплылык кертергә мөмкиннәр.

Россиядә автомобильләрдә ялган дәүләт номерларын алдан уйлап һәм берничә тапкыр файдаланган өчен җаваплылык кертергә мөмкиннәр.

Бу хакта «Известия» газетасы Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Ниловка сылтама белән хәбәр итә. Басма мәгълүматлары буенча, яңа закон проекты РФ Җинаять кодексының 326нчы маддәсе атамасын үзгәртүне күздә тота.

Закон бозучыны 300 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә яки бер елга кадәр төзәтү эшләренә хөкем итәргә мөмкиннәр. Дәүләт Думасында ачыклык кертүләренчә, алты айдан алып бер елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүне күздә тоткан гамәлдәге җәза гына юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими бозучылардан коткармый. «Нәкъ менә шуңа күрә дә җәза сыйфатында җәмәгать яки төзәтү эшләре кертергә тәкъдим ителә», - диде Нилов.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading