16+

Авыл ипотекасын ничек алырга?

Татарстанда банклар яңадан авыл ипотекасын бирә башлады.

Татарстанда банклар яңадан авыл ипотекасын бирә башлады.

Республикада яшәүче 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге кеше еллык ставкасы 3 процентлы ташламалы кредит алуга гариза бирә ала. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Кредит акчасы авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торак сатып алуга бирелә. Авыл ипотекасын шәхси йорт төзелешенә дә, кредитны җир кишәрлеге булган таунхауста яки биш катка кадәр күпфатирлы йортта төзелә торган яки әзер торак сатып алуга да рәсмиләштерергә мөмкин. Кредит суммасы 100 меңнән 3 миллион сумга кадәр. Башлангыч кертем 10 проценттан башлана.

Фото: "ШК" архивыннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading