16+

Авыл җирендәге мәдәният өлкәсендә эшләргә теләүче яшь белгечләргә пособие бирелә

Татарстанда авыл җирендә мәдәният өлкәсендә эшләргә теләүче яшь белгечләргә бер тапкыр пособие түләүне тәкъдим итәләр.

Татарстанда авыл җирендә мәдәният өлкәсендә эшләргә теләүче яшь белгечләргә бер тапкыр пособие түләүне тәкъдим итәләр.

Бу хакта Татарстанның Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйттеләр, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Бу нисбәттән, "Мәдәният турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты эшләнгән. Ул хезмәт юлын башлап кына җибәрергә җыенучы урта һөнәри белеме булган белгечләргә - 50 мең сум, югары белемле белгечләргә 100 мең сум акча түләүне күздә тота. Бу чара профильле белем бирү оешмаларының чыгарылыш белгечләрен авыл җирлегендәге дәүләт һәм муниципаль мәдәният, сәнгать һәм кинематография оешмаларына җәлеп итәргә ярдәм итәр, дип ниятләнә. Бу пособие бер тапкыр биреләчәк.
Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Министрлар Кабинетының закон проектын Дәүләт Советына керткәнен әйтте. Комитет рәисе Разил Вәлиев бу закон проекты турында сүзнең инде сигез елдан бирле барганын искәртте. Ул бу закон проектының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хупланганын, бу максатларга 9,5 млн сум акча кирәк булуын билгеләп үтте.

Ирада Әюпова әйтүенчә, транспортка чыгымнар булмаячагын исәпкә алганда, әле эшен башлап кына җибәрүче авыл белгече өчен бу бик аз акча түгел.
Депутатлар закон проектын беренче укылышка тәкъдим иттеләр. Парламент утырышы 24 сентябрьдә узачак.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading