16+

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итәчәкләр

Татарстан агросәнәгать комплексында инвестиция кредитлары буенча процентларны түләү чыгымнарының бер өлешен каплауга федераль бюджеттан 3 млрд 663,7 млн сумнан артык акча алды.

Татарстан агросәнәгать комплексында инвестиция кредитлары буенча процентларны түләү чыгымнарының бер өлешен каплауга федераль бюджеттан 3 млрд 663,7 млн сумнан артык акча алды.

Россия Хөкүмәтенең тиешле карарын 28 февральдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады. Федерация субъектлары арасында барлыгы 41,57 млрд сум күләмендә бюджетара трансфертлар бүленгән. Бу хакта Хөкүмәт сайтында урнаштырылган документта билгеләп үтелгән.

Боерык Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының «Агросәнәгать комплексында инвестиция эшчәнлеген стимуллаштыру» ведомство проекты кысаларында әзерләнде.

Ил хөкүмәте бу елның 21 февралендә узган утырышта документны карады һәм хуплады.
Акча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә техника, җиһазлар сатып алуга, терлекчелек һәм үсемлекчелек объектларын, бәрәңге, яшелчә һәм җиләк-җимеш саклау урыннарын, теплица комплексларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә алынган инвестиция кредитлары буенча түләнгән процентларны компенсацияләүгә тотылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading