16+

Авылларда яшәүчеләрне хастаханәләргә бушлай йөртә башлаячаклар

Әлеге яңалык 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кагылачак. Моның өчен Татарстан һәр районга 43 минивэн сатып алырга планлаштыра. Әлеге акчалар федераль бюджеттан күчереләчәк. Мондый карар Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган.

Авыл халкын хастаханәләргә төрле мәсьәләләр буенча йөртәчәкләр. Шул исәптән йогышлы авыруларны профилактикалау өчен дә. Шунысын да белеп торырга кирәк, авыруларны бушлай бары тик район хастаханәләренә генә алып бару каралган. Дәүләт транспортын файдаланырга мөмкин булган очраклар исемлеген Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәл итәчәк. Машиналарны исә 1 июльгә кадәр сатып алырга планлаштыралар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading