16+

Авылыбыз «Нур» клубы белән нурлана

Без гомер кичерүче сала – Кукмара районы Мәмәшир авылы – Татарстанның иң төньяк чигендә урнашкан, татарлыклы, төрле юнәлештәге иҗатка сәләтле кешеләргә бай төбәк. Зур шәһәрләрдән, хәтта район үзәгеннән дә шактый ерак урнашуга карамастан, авылыбыз кешеләре күңел хәзинәсенә «олы таш» бастыру ягында түгел. Алар әдәбият-сәнгатьне чын дус итеп яши.

Авылыбыз «Нур» клубы белән нурлана

Без гомер кичерүче сала – Кукмара районы Мәмәшир авылы – Татарстанның иң төньяк чигендә урнашкан, татарлыклы, төрле юнәлештәге иҗатка сәләтле кешеләргә бай төбәк. Зур шәһәрләрдән, хәтта район үзәгеннән дә шактый ерак урнашуга карамастан, авылыбыз кешеләре күңел хәзинәсенә «олы таш» бастыру ягында түгел. Алар әдәбият-сәнгатьне чын дус итеп яши.

Өлкән һәм урта буын кешеләре хәтерлиләрдер, татар әдәбияты дәреслегендә «Комсомолец Рәхи бәете» дигән халык авыз иҗаты темасына кергән бәет урнаштырылган иде. Ул – нәкъ менә безнең авыл кешеләре иҗатыннан, анда өлешчә минем әтием Зариф Шәриповның да каләме тибрәнгән урыннары бар. Күрәсез, элек-электән мәмәширлеләр күңелендәгене кәгазьгә төшерергә яраткан. Без бүген туган авылы табигате белән илһамланып яшәүче, республика татар әдәбиятына зур өлеш кертүче шагыйрә, татар филологлары әзерләүче талантлы педагог Рифә Рахман, милли китапханә җитәкчесе урынбасары Ирек Һадиев белән дә горурланабыз. Ә авылыбызда яшәп иҗат итүчеләрнең санына тиз генә чыгып та булмый хәтта.

Нәкъ менә шундый талантларны бергә туплап, авылыбызның мәдәни тормышын тагын да җанландыру максатында, авыл мәдәният учагы чын мәгънәсендә кайнап яши. Республика программасы нигезендә сафка баскан яңа бина исә бу эшнең үзгә бер күтәрелеш белән тагын да дөрләп китүенә сәбәп булды. Клуб хезмәткәрләре дә, китапханәчебез Зөлфия Габдуллина да моның өстендә җиң сызганып эшли.

Китапханә эшчәнлегенә аерым тукталып үтәсем килә. Әдәбият учагыбыз каршындагы «Нур» клубы 2014 елда оешып эшли башлады. Шушы вакыт эчендә без – әлеге клуб әгъзалары – күп кичәләрдә катнашып, төрле бәйгеләрдә көч сынашып, нинди генә очрашулар уртасында кайнамадык! Һәр кичәдә китапханәче безне темага кагылышлы китаплар белән таныштыра,газета-журнал материалларын пропагандалый. Язучы, шагыйрьләребезнең иҗатына багышланган кичәләрдә без катнашып кына калмыйбыз, аларга багышланган шигырь-бәетләр дә туа күңелләрдә. Үткән 2018 елда әлеге клубның эшчәнлеге үз казаныбызга гына сыймыйча, төрле очрашу, сәяхәтләргә дә баеды. «Истәлекле урыннарга сәяхәт» дигән чарада, мәсәлән, без күрше Мәчкәрә авылына җыелып бардык. Әлеге авыл тарихи яктан бик бай, биредә патша заманнарында ук Рәсәйдә билгеле, булдыклы байлар яшәгән, алар шушы төбәк халкының заманына күрә яхшы гына яшәвендә зур роль уйнаганнар. Хәзерге вакытта биредә сакланган элеккеге биналар, музей экспонаты кебек, кадерләп, карап тотыла. Безне авыл буйлап сәяхәттә Мәчкәрә авылы клуб мөдире Миләүшә ханым Шакирова йөртте,бик күп истәлекләр белән уртаклашты. Китапханәчебез Зөлфия Габдуллина үзе дә өстәмә тарихи, әдәби материаллар тапкан, аларны әлеге урында сөйләве, «Милли-мәдәни мирасыбыз: Кукмара» исемле китап белән таныштыруы безне шул борынгы чорларга кайтаргандай булды.

Моннан тыш, Кукмара үзәк китапханәсе каршында якташ язучы, шагыйрьләрне туплаган «Салават күпере» иҗат берләшмәсе белән дә безнең нурлылар очрашты. Күңелләрдә озак уелып калырлык мизгелләргә бай булды ул очрашу. Язучыларыбыз авылның җирле, үзешчән иҗаткәрләренә киңәшләрен бирделәр, әйтәсе фикерне тагын да көчәйтү өчен нинди алымнар куллану мөмкинлекләре белән дә уртаклаштылар. Үз чиратыбызда без дә сәләтләребезне күрсәтеп калырга ашыктык. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Республика күләмендә оештырылучы «Уйнагыз, гармуннар!» фестивалендә берничә тапкыр дипломант, лауреат булган тальянчыбыз Харис Хәлиуллинның тальян гармунда татар халык көйләрен башкаруы, Дамира Гәрәеваның үзе баянда уйнап, бик моңлы итеп җырлавы, «Нур» клубына йөрүчеләр арасында матур шигырьләр иҗат итүче Миңсылу Хисамиеваның үткен иҗаты, Нурания Шакированың сәнгатьле итеп шигырь сөйләве, җырлавы тәэсирле булды. Фирдания Кәримуллинаның җырлавын да очрашуга килүчеләр яратып кабул итте.
Ә бу көннәрдә «Нур» клубы Яңа елда үзенең иҗат сезонын кабат ачып җибәрде. Очрашып-сөйләшеп, төрле иҗади планнар корып, кичебезнең ничек төн уртасына якынлашканын да сизми калганбыз. Агымдагы елда без үзебезнең клубыбызга республикабызның, районыбызның танылган язучы, шагыйрьләре күз салыр, ерак араны якын итеп очрашулар оештырырлар, авылыбызда үсеп килүче яшь, талантлы буынга киңәш-нәсыйхәтләрен бирерләр дигән өметтә калабыз. Килегез, күрегез, «Нур»дан нурланып китегез!

Дания Шәрипова, «Нур» клубы әгъзасы

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading