16+

«Авыр. Нык кайгырабыз: «Элвин Грей» төркемендә эшләгән музыкант вафат булган

«Элвин Грей» төркемендә эшләгән музыкант, 32 яшьлек Артур Кусимов вафат булган.

«Элвин Грей» төркемендә эшләгән музыкант, 32 яшьлек Артур Кусимов вафат булган.

Башкортстанда танылган музыкант Артур Кусимов 32 яшендә вафат булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә аның элеккеге хезмәттәше Радик Юльякшин хәбәр итте.

"Артур Кусимов („Элвин Грей“ төркеменең элеккеге музыканты) вафат булды. Авыр. Нык кайгырабыз", - дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Артур «Элвин Грей» төркемендә эшләгән, әмма соңрак сольный карьера ясарга карар иткән. Юльякшин сүзләренчә, аның иптәше соңгы ике елда үз проекты өстендә эшләгән. Кызганычка каршы, ул аны тормышка ашыра алмады.

Музыкантка нибары 31 яшь кенә булган. Әнисе һәм сеңлесе бар. Ирнең үлем сәбәбе ачыкланмый.

Кусимовның 20 октябрьдә вафат булуы ачыклана. Музыкант белән хушлашу 23 октябрьдә Казанда 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр (Хушлашу залы, Себер тракты, 31А) була, дип хәбәр итте Радик Юлъякшин.

Артур Кусимовны 24 октябрьдә туган авылында – Башкортстан Республикасының Әбҗәлил районы Әскәр авылында җирләячәкләр.

Фото: @artur_kusimov

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading