16+

«Авыруның милләте юк»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында төрле конфессия оешмаларының авыру балаларга ярдәм итү формалары һәм социаль проектлар турында сөйләделәр.

«Авыруның милләте юк»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында төрле конфессия оешмаларының авыру балаларга ярдәм итү формалары һәм социаль проектлар турында сөйләделәр.

Видеокүпер форматында үткән матбугат очрашуында Мәскәүдән Санкт-Петербург балалар хосписына нигез салучы һәм аның җитәкчесе, Россия Җәмәгать палатасының хәйриячелек, гражданлык мәгърифәтчелеге һәм социаль мәсьәләләр буенча рәисе, протоиерей Александр Ткаченко, Казаннан Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова катнашты. Спикерлар билгеләп үткәнчә, авыруның милләте юк, ул нинди конфессия кешесе дә булса да, барыбыз бергә берләшеп, хәйрия проектларында катнашырга тиешбез.
– Дини оешмалар хәйрия чараларын уздыруда активлык күрсәтә. Соңгы унбиш елда бу тенденция көчәя башлады. Авыру балалар өчен хоспислар төзелә, үзәкләр ачыла, приютлар оештырыла. Дин әһелләре анда еш булып, авыру балалар һәм аларның әти-әниләре белән аралаша. Яшәү көчен югалтмас, алга өмет белән карау өчен безнең вәгазьләр бик урынлы булып куя, – ди протоиерей Александр Ткаченко.

Әлеге өлкәдә Татарстанда да шактый проектлар гамәлгә ашырыла. Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкят" фонды эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. Айгөл Биктимерова сүзләренчә, фондның авыру балаларны дәвалауга матди ярдәм күрсәтү буенча махсус программасы бар. Программа 2016 елдан бирле эшләп килә. Шуның нәтиҗәсендә "Зәкят" фонды төрле катлаулы диагнозлар куелган 39 сабыйның тернәкләнү курсына акча түләгән. Үткән елны 57 балага ярдәм күрсәтелгән. Быелның тугыз аенда аларның саны 60тан арткан.

– Моннан тыш, Россия Президенты грантына узган елны "Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк" проекты старт алды. Проект аларга сәламәтлекләрен ныгытырга, социальләшергә булыша. Сабыйлар дәваланган арада әниләре фитнес, бию, тегү белән шөгыльләнә. Психологлар белән сөйләшәләр. "Зәкят" фонды хезмәткәрләре атна саен Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписына да йөри. Казан хастаханәләрендә гыйбадәт бүлмәләре ачылды. Авырлык килгәч, чирли башлагач, күпләр Аллаһы Тәгаләгә сыена, мәчеткә бара. Мондый вакытта психолог белән генә түгел, дин әһелләре белән сөйләшү дә файда бирә, – ди ул.

Санкт-Петербург балалар хосписына нигез салучы Александр Ткаченко да үзенең чыгышында рус православие чиркәвенең дүрт меңнән артык социаль проект алып баруын, кечкенә балалары булган әниләр өчен 257 приют, сукбайлар өчен 96 приют эшләвен билгеләп үтте.

– 2016-17 елда хәйрия чараларында Мәскәү патриархиясе 30 млн артык акча җыя алды. Ул акчалар социаль тернәкләндерү үзәкләре ачарга, гуманитар ярдәм күрсәтүгә тотылды. Бу әле бер конфессия эшчәнлеге генә. Мөселман, будда дини оешмалары да бик зур эшчәнлек алып бара бит әле. Күптән түгел генә Казанда булып, мөфтиятнең социаль проектлары белән таныштым. Шаккатып кайттым, алар гаҗәеп зур эшләр алып бара икән, – дип сөйләде протоиерей.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading