16+

Авызына чәчәк бәйләме кабып 8 март белән котлаган эт башы сурәтен прокуратура тикшерә

Татарстан Прокуратурасы социаль челтәрләрдә таралган фотоны тикшерә. Анда авызына чәчәк бәйләме каптырылган эт башы сурәтләнгән.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

«Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков социаль челтәрләрдә таралган авызына чәчәк бәйләме каптырылган эт башы сурәтләнгән фотоны тикшерергә йөкләмә бирде. Интернет файдаланучының гамәлләренә балаларны аларның сәламәтлеге һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан саклау турындагы закон таләпләренең үтәлеше җәһәтеннән, шулай ук хайваннарга карата рәхимсез мөнәсәбәт күрсәтү факты буенча хокукый бәяләмә биреләчәк», - диде Руслан Галиев.

Гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Әлмәттә яшәүче күпбалалы ана шундый алым белән хатын-кызларны 8 Март белән котларга булган.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading