16+

Айгиз Баймөхәммәтов белән күрешәсең киләме?

“Нахак” китабына кергән “Урам балалары” повестенда ятим малайның катлаулы язмышы сурәтләнә. Данил исемле унөч яшьлек үсмернең зур хыялы бар – аның төзүче буласы килә. Ул зур йортлар салып, үзе дә шуларның берсендә бәхеткә тиенеп яшәргә тели. Әмма ул әлегә урамда яшәргә мәҗбүр.

Айгиз Баймөхәммәтов белән күрешәсең киләме?

“Нахак” китабына кергән “Урам балалары” повестенда ятим малайның катлаулы язмышы сурәтләнә. Данил исемле унөч яшьлек үсмернең зур хыялы бар – аның төзүче буласы килә. Ул зур йортлар салып, үзе дә шуларның берсендә бәхеткә тиенеп яшәргә тели. Әмма ул әлегә урамда яшәргә мәҗбүр.

3 сентябрьдә “ТАТМЕДИА” АҖ, Татарстан Язучылар берлеге һәм “Казан утлары” журналы  башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның  татар телендә дөнья күргән “Нахак” китабын тәкъдир итә.
“Нахак” – “Казан утлары” китапханәсе” сериясендә чыккан алтынчы китап.
Айгиз Баймөхәммәтов – популяр башкорт язучысы, “Шоңкар” яшьләр журналының баш мөхәррире, әсәрләре рус, татар, кыргыз, казах, төрек, азәрбәйҗан, бурят һ.б. күп телләргә тәрҗемә ителгән, китаплары төрле илләрдә зур тиражлар белән  дөнья күрә килә.
“Нахак” китабына кергән “Урам балалары” повестенда ятим малайның катлаулы язмышы сурәтләнә. Данил исемле унөч яшьлек үсмернең зур хыялы бар – аның төзүче буласы килә. Ул  зур йортлар салып, үзе дә шуларның берсендә бәхеткә тиенеп яшәргә тели. Әмма ул әлегә урамда яшәргә мәҗбүр. Аның яратасы, яратыласы, әнисеннән бер ягымлы сүз ишетәсе, кочагында җылынасы килә. Әмма аңа ул җылыны  подваллардан эзләргә туры килә, ишеткәннәре дә күңелне җәрәһәтли торган сүзләр генә... Күпме дәвам итәр болай? Данил исемле малай тормыш урамнарында адашып калмасмы?
“Нахак” хикәясендә исә Идел кебек үсмер олыларның кырыс дөньясында гаепсездән гаепле булып кала, хаклык эзләп йөрергә мәҗбүр була. Шул рәвешле яшь геройлар туры мәгънәсендә яшәргә өйрәнә...
3 сентябрьдә әдәбият сөючеләрне Татарстан Язучылар берлеге бинасына (Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14 йорт) узачак китап тәкъдир итү кичәсенә – авторыбыз белән якыннанрак танышырга, аның әсәрләре турында сөйләшергә чакырып калабыз!
Китапны тәкъдир итүдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, “ТАТМЕДИА”АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, матбугат хезмәткәрләре, “Казан утлары” журналы редакциясе, язучылар, автор үзе – язучы,  “Шоңкар” журналының баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов  һ.б.лар катнашуы көтелә.
Башлана: 15.00 сәгатьтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading