16+

Айгөл Бариева гаиләсендә шатлыклы яңалык!

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева күңелле яңалыгы белән уртаклашты.

Айгөл Бариева гаиләсендә шатлыклы яңалык!

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева күңелле яңалыгы белән уртаклашты.

Айгөлнең кызы Айлинә Казан авиация институтын кызыл дипломга тәмамлаган. "Тантана буе еладым. Беренчедән, шатлыктан. Икенчедән, яныбызда Линар булмаганга, әмма мин беләм, ул барысын да күрә. Өченчедән, горурланам һәм барысы өчен дә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. 

Кызым, тагын бер кат котлыйм сине! Бик тырыштың! Хатын-кыз башы белән шундый катлаулы институтны кызыл дипломга ничек бетерергә була? Бу һаман да минем өчен сер. Булдыра яшьләребез! Аллаһка шөкер! Инде хәзер сау-сәламәт булып, игелеген күреп, тормышта үз юлыңны, яраткан эшеңне табып, бик бәхетле булуыңны телим", - дип язган Айгөл Бариева.

Без дә Айлинәне котлыйбыз, киләчәк тормышында зурдан-зур уңышлар телибез!

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин, Айлинэ! Яраткан эшен булырга язсын, эниенэ олы шатлык.

    Мөһим

    loading