16+

Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолет пилоты суд каршына басты

Депутат Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолет пилоты Җәүдәт Сөләйманов бүген суд каршына басты. Эшне Татарстанның Лаеш район суды тикшерә.

Депутат Айрат Хәйруллин һәлак булган вертолет пилоты Җәүдәт Сөләйманов бүген суд каршына басты. Эшне Татарстанның Лаеш район суды тикшерә.

Фаҗига 2020 елның 7 февралендә килеп чыккан иде. Тикшерү барышында ачыкланганча, вертолет белән идарә иткән вакытта пилот һава шартлары начар булуына карамастан, очышны дәвам иткән. Аска төшкәндә, биеклекне югалта һәм вертолет Куйбышев сусаклагычының бозына килеп төшә.

Тикшерүчеләр кирәкле экспертизалар үткәргән һәм җинаятьне раслаучы исбатлау базасын җыйганнар. Хөкем каршына баскан пилот үз гаебен таныган, аңа саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән һава транспорты хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаеп белдерелгән.
Бүген процесста гаепләү нәтиҗәсен укырлар дип көтелә, шуннан соң суд шаһитлардан сорау алу эшенә керешәчәк. 

Исегезгә төшерәбез, BELL-407 вертолеты һәлакәткә юлыгу нәтиҗәсендә депутат Айрат Хәйруллин һәлак булган иде.
Вертолет Алексеевск районының Левашово авылыннан Лаешка кадәр Кама акваториясе өстеннән билгеләнгән маршрут буенча узарга тиеш булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә вертолет тулысынча җимерелгән, «Эдельвейс Корпорейшен» АҖ компаниясенә 125 миллион сумнан артык зыян килгән.
Айрат Хәйруллин вертолеты һәлакәткә очрауның ике версиясе аталды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading