16+

Айсылу Габдинованың шәхси тормышында нинди үзгәрешләр бар?

Яшь җырчы Айсылу Габдинова күптән түгел биргән интервьюсында тамашачысын кызыксындырган сорауга җавап бирде.

Айсылу Габдинованың шәхси тормышында нинди үзгәрешләр бар?

Яшь җырчы Айсылу Габдинова күптән түгел биргән интервьюсында тамашачысын кызыксындырган сорауга җавап бирде.

Иҗатымда торгынлык чорын кичердем, дип әйтә аласыңмы? 
– Әйе, булды андый вакыт. Ваһапов фондыннан киткәч, карантин башлангач, активлык кимеде. Ниндидер бер вакытта хәтта миңа яңа җырлар яздыру да кызык түгел кебек була башлаган иде. Ләкин мин барыбер үземнең җырсыз тора алмавымны аңладым. Акча эшләр өчен генә дә түгел бу. Җырламыйча тора алмыйм. 
-Айсылу, син бит  студентларга дәресләр дә бирәсең? 
– Ваһапов фонды белән эшли башлаганчы ук укыта идем, ләкин анда эшләгәндә бер ел бу эшчәнлекне туктатып торырга туры килде. Хәзер музыка мәктәбендә вокал дәресен укытам. 
Бу эшең күңелеңә рәхәтлек бирәме? 
– Өйдә тик генә утырганга акча китереп бирүче юк бит. Шуңа күрә эшемне җиренә җиткереп башкарырга тырышам. Карантин вакытында күп кенә җырчылар башка тармакларда эшләп алдылар. Кемдер такси йөртүчесе булып урнашты. Кемдер челтәрле бизнес белән шөгыльләнә башлады. Беркемне дә гаепләмим, эшнең начары юк. Әлеге эшем дә миңа айлык хезмәт хакы китерә, талантлы укучыларыма ярдәм итә алам. Бәлки, киләчәктә продюсерлык белән дә шөгыльләнү насыйп булыр. Телевидениедә эшли башлаганда да башта бик авыр иде. Елап беткән чаклар булды. Алып баручы эшен гастрольләр тормышы белән бергә алып бару да җиңел түгел иде. Мәсәлән, беренче көнне концерт – Чаллыда, икенче көнне Түбән Камада иде. Чаллыдан соң группа икенче шәһәргә кунарга китте. Ә миңа төнлә Чаллыдан Казанга кайтып, иртәнге эфирны эшләп, кире Түбән Камага китәргә туры килде. Тик мин бу эшемне бик яратам һәм остардым, тәҗрибә тупладым дип әйтә алам.   
Берничә ел Ваһапов фондында эшләгәндә, андагы егет һәм кызлар белән дә бик нык дуслашырга өлгергән идегез шикелле. Бүген алар белән элемтәдә торасызмы? 
– Күрешкәндә, рәхәтләнеп аралашабыз. Ләкин еш очрашып, хәл белешеп торабыз, дип әйтә алмыйм. Иң мөһиме, начар мөнәсәбәтләрдә түгелбез. 
– Гаилә тормышыңда яңалыклар юкмы, Айсылу? 
– Шуны әйтәсем килә: мин хәзер шәхси тормышның шәхси булырга тиешлегенә тәгаен инандым. Әйе, берара аны бик еш күрсәтә башлаган идем, тик хәзер алай эшләргә кирәкмәгәнен аңладым. Бәлки, шәхси тормышымда үзгәрешләр дә бардыр, тик, әйткәнемчә, алар шәхси булып калсын иде. 

Чыганак: "Сөембикә" журналы

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading