16+

Аюлар Латин Америкасына китте

Казан зоопаркында төзекләндерү эшләре башланды.

Казан зоопаркында төзекләндерү эшләре башланды.

Шул сәбәпле зоопарктагы ике ак аюны Латин Америкасына Сан-Паулудагы аквариумга җибәрделәр. Әлеге аюлар Кызыл китапка кертелгән. Зоопарк хезмәткәрләре әйтүенчә, төзекләндерү вакытында аюларның уңайлы шартларда торулары бик мөһим, шуңа да алар бу сирәк очрый торган аюларны шулай еракка җибәрергә ризалашканнар. Закон нигезендә, аюларны сатарга ярамый, бары вакытлыча биреп тору гына рөхсәт ителә. Шуңа да ремонт эшләре төгәлләнгәч, аюлар кире кайтарылачак. Казанның яңартылган зоопаркында шулай ук пингвиннар, жирафлар да булыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading