16+

Бала тудыру йортыннан кайтканда әтисе һәм яңа туган бала юл һәлакәтендә вафат булган 

Кубаньда бала тудыру йортыннан чыгарылганнан соң өйгә кайтып барган гаилә юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп, машина йөртүче һәм аның яңа туган баласы һәлак булган.

Кубаньда бала тудыру йортыннан чыгарылганнан соң өйгә кайтып барган гаилә юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп, машина йөртүче һәм аның яңа туган баласы һәлак булган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, "Лада Приора" йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм ВАЗ-2109 белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ автомобилен йөрткән 30 яшьлек машина йөртүче һәм аның яңа туган баласы вафат булган.

Хатыны белән алты яшьлек кызлары үзәк район хастаханәсе реанимациясе бүлегенә китерелгән. "Приора" йөртүчесен һәм аның пассажирын шулай ук хастаханәгә китергәннәр. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә, авария сәбәпләре тикшерелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading