16+

Балалар автобуста кунган

Түбән Новгородтагы юл фаҗигасе онытылып та бетмәде. Балаларны алып барган тагын бер автобус белән бәйле гадәттән тыш хәл булган.

Түбән Новгородтагы юл фаҗигасе онытылып та бетмәде. Балаларны алып барган тагын бер автобус белән бәйле гадәттән тыш хәл булган.

Азнакайдан сәяхәт итәргә чыккан бер төркем мәктәп укучылары бер төн автобуста кунарга мәҗбүр булганнар. Иске танспорт юлда ватылган. 44 баланы төяп чыккан автобус, кулланышта 33 ел икән инде. Шуда да аның ватылуы гаҗәп тә түгел. ЮХИДИ хезмәткәрләре укучыларны сәяхәткә алып барганда шактый таләпләр үтелмәгән булуны ачыклаган.

Сүз уңаеннан, «Князь Донской» теплоходы Идел елгасында Саратов белән Волгоград арасында туктап калган иде. Теплоходның ягулыгы беткән булган, шуңа да 400 пассажир төягән килеп ул елгада бер сутка диярлек утырды. Хәзер суднога 4 мичкә ягулык китерелгән, һәм ул юлын дәвам итә алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading