16+

Балалар бакчасында бер малайны үтергән ир "китап кушканча" эшләгән

30 октябрь көнне Ненец автономияле округының Нарьян-Мар шәһәрендә кокточкыч фаҗига булды.

30 октябрь көнне Ненец автономияле округының Нарьян-Мар шәһәрендә кокточкыч фаҗига булды.

Балалар бакчасында көндезге йокы вакытында алты яшьлек малайны үтерделәр. Әлеге фаҗигадән соң илдәге барлык бакчаларындагы куркынычсызлыкны тикшерәчәкләр.

36 яшьлек исерек ир-ат балалар бакчасына "йокы сәгате" вакытында килеп керә. Аны сакта утыручы берәр баланың әтисе дип уйлый. Ә ир кеше йокы бүлмәсенә үтеп, йоклап яткан 6 яшьлек малайны пычак белән яралап үтерә.

Әлеге ир кешенең наркология үзәгендә исәптә торуы мәгълүм. Ә җинаятькә ул "мәңге яшәү һәм бай торышка ирешү" ниятеннән барган. "Заклинание" тормышка ашсын өчен китапта бала үтерергә кушылган булган. Әлеге китапны ул китап кибетеннән алуы хакында әйткән, дип яза mk.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading