16+

Балалар чаңгыга баса

Бүген – 19 март көнне, ДЦП, аутизм ­ кебек авырулары булган балалар чаңгыга басачак.

Бүген – 19 март көнне, ДЦП, аутизм ­ кебек авырулары булган балалар чаңгыга басачак.

Әлеге чара «Лыжи мечты» проекты кысаларында уза.
«Лыжи мечты» проекты февраль аеннан ук балаларны укыта. Алар инде 50гә якын дәрес узган. Балаларга белем бирүче инструктор Мәскәүдә укып кайткан. Бүген исә алар алган белемнәрен әти-­әниләренә, якыннарына күрсәтәчәкләр.

Белгечләр фикеренчә, физик активлык организмга уңай тәэсир итә. Спорт медицина ярдәме белән бергә атларга тиеш дигән фикердә «Лыжи мечты» проек­ты авторлары. Чаңгы шуу координацияне көйли, күрү һәм ишетү сәләтен яхшырта. Тау чаңгысында шуу яхшы кәеф бүләк итүен дә онытмаска кирәк әле. Шул рәвешле проект авыру балаларга гына түгел, аларның әти-әниләре, якыннарына да ярдәм итү чарасы булып тора.
«Лыжи мечты» проекты бүген Россиянең 28 төбәгендә тормышка ашырыла. Биредә барлыгы 6000 бала шөгыльләнә. Башка төбәкләрдә дәресләр ата-аналар хисабына булса, Татарстанда әлеге хезмәт бушка.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading